Путин мәктәпләрдә «Сириус» үзәге тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте

Владимир Путин «Сириус» сәләтле балалар белән эшләү үзәге тәҗрибәсен бөтен мәктәпләрдә дә кулланырга кирәк дип белдерде. Бу хакта Президент «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда әйтте.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Путин «Сириус» үзәге башлыгы вазифасына Елена Шмелева кандидатурасын тәкъдим итүенә үкенмәвен белдерде.

— Сездән „Сириус“ линиясе буенча тупланган эшләнмәләрне, белемнәрне һәм тәҗрибәне, бөтен мәктәп системасы белән бәйле эшчәнлектә файдалануыгызны сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Президент.

Илбашы әлеге технологияләрне мәктәпләрдә куллануның ни дәрәҗәдә мөмкин булуын өйрәнергә кушты.


Фикер өстәү