Хәбәрсез югалган ирнең мәетен коедан тапканнар

32 яшьлек Денис бакчадан дусты белән чыгып киткән булган. Гәүдәсен “Заря” бакчачылык ширкәтендәге коедан тапканнар, дусты әле дә булса табылмаган. Ирнең мәетен коедан коткаручылар чыгарган. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылган

Денис 17 августта юкка чыккан. Ул көнне егет бакчадан Александр исемле дусты белән чыгып киткән булган. Волонтерлар сүзләренә караганда, ир-атлар күршегә кереп, коедан су алганнар да, флягаларын соңрак кереп алырга килешкән булганнар. Алар утынга дип киткәннәр.

Улының юкка чыгуын әнисе хәбәр иткән. Ул бакчагакилгәндә плитәдә аш кайнап утырган, бар җирдә тәртип булган.


Фикер өстәү