Татарстанда «Кызыл китап»ка кертелгән ак челәннәрне күргәннәр

Татарстанда «Кызыл китап»ка кертелгән ак челәннәр күргәннәр. Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, әлеге кошларга “Чиста болыннар” тыюлыгында хезмәткәр Роман Гринин игътибар иткән.

– Без аларны беренче тапкыр 5 ел элек Кызыл яр авылы янында Шешмә елгасында күрдек. Ә шушы көннәрдә тыюлыктан ерак түгел Дала күлендә алты челән күреп алдык, – дип сөйләгән ул.

Билгеле булганча, ак челәннәрне Татарстанда сирәк очратырга мөмкин. 80 нче еллар башында алар безнең җирлектә күбрәк булган. Хәзер дә сусаклагычларда 10 башка кадәрге төркемне очратырга мөмкин ди.
Ак челәннәр дала һәм урман-дала зоналарында яши. Соңгы елларда Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында күренгәли.


Фикер өстәү