Ак Барс банкының «Забота» картасын алучы пенсионерларга 1000 сумга кадәр кешбэк кайтарылачак

Ак Барс Банк «Мир» түләү системасының «Забота» карталарын яңа алучылар өчен «Мәшәкатьсез көз» акциясен башлады. Акция пенсия алучылар өчен гамәлдә булачак.

Пенсия һәм социаль түләүләрне алучылар өчен карта буенча хезмәт күрсәтү бушлай, картада 30 000 сумнан 100 000 сумга кадәр булган акчага банк еллык 5 процент күләмендә түләү күчерә. Картадан Россиянең бөтен төбәкләрендә файдаланырга мөмкин һәм теләсә кайсы банк банкоматларында комиссиясез акча алып була. Банк сайтында теләсә кайсы банк картасы аша яисә Ак Барс Онлайн ярдәмендә картаны шулай ук бушлай тулыландырырга мөмкин. Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә транспорт өчен карта белән түләгәндә ташламалар каралган . «Сливки» лояльлек программасына тоташтырган очракта, партнерлардан сатып алу өчен 45,5 процентка кадәр өстәмә кешбэк исәпләнә.

Акциядә катнашу өчен Ак Барс банкының «Мир» картасы реквизитларын пенсия исәпләү өчен Пенсия фондына тапшырырга кирәк. Картага беренче түләү килгән кешеләргә банк 2021 елның 1 сентябреннән 31 октябрьгә кадәр супермаркетларда, даруханәләрдә, кондитер, ипи һ.б. азык-төлек кибетләрендә товар сатып алган өчен  50 процентка кадәр сумнарда кешбэк исәпләячәк.

«Забота» картасы Татарстан Республикасының «Кайгырту» сервисында түләүләр, пособиеләр һәм субсидияләр рәсмиләштерү өчен дә уңайлы.

Картага заказ биреп, акция турында тулырак мәгълүматларны сылтама аша алырга мөмкин.


Фикер өстәү