Үзәк банк “Мир” картасы хуҗалары өчен шәп яңалык җиткерде

“Мир” түләү картасы хуҗаларын яңа сюрприз көтә. Россия Үзәк банкы мондый карта өчен яңа мөмкинлекләр ачу буенча эш алып бара. Бу хакта Үзәк банк рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, “Мир”ны тиздән күбрәк чит илләрдә файдаланырга мөмкин булачак. Әлегә бу карта сирәк илләрдә генә кабул ителә. Озакламый аларның исемлеге киңәйтеләчәк.

Скоробогатова сүзләренә караганда, Үзәк банк инде хәзер үк картаны Кубада файдалану мөмкинлеге ачу буенча эшли. Дөрес, проектның кайчан гамәлгә ашырыла башлаячагы әлегә билгесез.
“Мир”ны шулай ук Россия туристлары күңеленә хуш килгән тагын ике илдә (әлегә нинди илләр икәне сер булып тора) кабул итә башлаячаклар.

Хәзерге вакытта мондый пластик картаны Казахстанда, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Белоруссия. шулай ук Вьетнам, Әрмәнстан, Төркия, Көньяк Осетия һәм Абхазиядә кулланырга мөмкин.


Фикер өстәү