Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «СИБУР Холдинг» ГАҖ Идарәсе рәисе Дмитрий Конов белән очрашты.
Яклар Татарстан Республикасы һәм «СИБУР Холдинг» компаниясе арасында нефть-газ химиясе комплексында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты, аерым алганда, «СИБУР Холдинг» ГАҖ һәм «ТАИФ» төркеме нефть-газ химиясе һәм энергетика бизнесларын берләштерү белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat