Казан әти-әниләре туклану сыйфатын электрон рәвештә бәяли алачак

Яңа уку елында башкала укучыларының әти-әниләре мәктәпләрдә туклануны электрон форматта бәяли алачак. Моның өчен махсус кушымта булдырылачак. Бу хакта бүген“Унбер” мәктәбендә узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин әйтте.

Мэр билгеләп үткәнчә, узган ел мәктәпләргә кертелгән әти-әниләр контроле яңа уку елында да дәвам иттереләчәк. Ул мәктәпләрдә туклану сыйфатын арттыру өчен булдырылган иде. Яз көне проектка мәктәп директорлары, әти-әниләр бергәләп нәтиҗә ясадылар. Әти-әниләр мәктәп ашханәләренә йөри башлагач, ризыкка карата шикаятьләр кимүе билгеле.


Фикер өстәү