«Ир-атларыбыз да пәйгамбәребезгә охшарга тиеш»

Тормышта чын ирләр аз калды, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хәзерге җәмгыятьтә күпчелек ир-атларның хатынлаша баруын да күрми мөмкин түгел. Коръәнебездә «Ир-атларыбыз нинди булырга тиеш?» дигән сорауга җавап бармы? «Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы  Айморат хәзрәт ХАҖИЕВ белән шул хакта сөйләштек.

– Хәзрәт, динебез ир-атларга нинди бурыч һәм хокуклар йөкли?

– Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Иң беренче чиратта без барыбыз да пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) кебек булырга, аңа охшарга тырышабыз. Коръәндә дә: «Дөреслектә, Аллаһның рәсүлендә сезнең өчен үрнәк бар», –  диелә. Ир-атларыбыз да пәйгамбәребезгә охшарга тиеш. Берәр мәсьәләгә килеп төртелгәч, без – мөселманнар – иң элек акылыбызга түгел, динебезгә мөрәҗәгать итәбез. Бу шулай күңелебезгә сеңгән дә.

Ир-атларның бурычларына килгәндә, алар берничә төрле. Иң элек – ата-аналарыбыз алдында. Пәйгамбәребез дә, әти-әниләргә хөрмәт дигәндә, «җәннәт – әниләрнең аяк астында» дигән хәдисен китерә.  Аларны тәрбияләү, аларның янында булу, ярдәмләшеп тору – ир-атның бурычы. Аннан инде үз гаиләсе булгач, хатыны каршында бурычлары барлыкка килә. Иң элек ул хәләл җефетенә яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Пәйгамбәребез: «Иң хәерлегез – үзенең гаиләсенә хәерле булган кеше», – дигән. Шулай ук әйләнә-тирәбезгә, җәмгыятькә, кешеләргә бәйле бурычлары да бар. Алар белән дә үзеңне матур тоту, башкаларны кыерсытмау, залимлек кылмау. «Мөселманнарның иң яхшысы шул кеше: аның кулыннан да, теленнән дә башка мөселманнар зыян күрмәсләр», – диелә. Ватанга карата бурычлары да бар. Ул аны дошманнардан сакларга тиеш. Хокуклары дигәннән, шаяру булса да, үзегез дә беләсез бит: хатын-кызның хокуклары башланган җирдә ир-атларныкы бетә. Хәзерге җәмгыятьтә бу шулай. Моңа да карамастан, санап киткән бурычларны да хокукка кертергә була.

– Хәзерге заманда хатын-кызга охшый барган ир затлары аз түгел. Бу күренешкә дини аңлатма бармы?

Монда бер генә сүз кулланырга була: бу – ахырзаман билгеләре. Пәйгамбәребезнең хәдисендә дә хатын-кыз артыр, ир-атлар кимер дигән сүзләр бар бит. Бәлки, моны сынау итеп тә карарга кирәктер.

Шундый мөрәҗәгатьләр дә булгалый: «Хәзрәт, баламны гореф-гадәтләргә дә өйрәтмим. Үзе өйрәнер әле. Ул – бары бала гына, аңлап бетерми», – диләр. Шуннан мин сорау бирәм. «Бер көнне ир балаң кайтып: «Әти, мин ир-егетләрне яратам», – дисә, нишләрсең?» – дим. Бу бит инде – син салмаган нигезләр, сеңдермәгән гадәтләр җимеше. Шуннан уйга калалар. Аллаһы Тәгалә сакласын, әлбәттә. Читтән килгән фикер кайчагында уятып җибәрә, хатаны аңларга ярдәм итә. Балачактан дөрес тәрбия бирү хәерле булыр. Пәйгамбәребез дә: «7 яшьтән балаларны намазга өйрәтегез», – дигән. Табиблар да бу яшьтә балалар барысын да губка кебек сеңдерә дип исбатлаган.

– Маникюр ясату, каш йолкыту кебек күренешләр ир-атларга рөхсәт ителәме?

Әлбәттә, гүзәл затларыбыз матур булып калу өчен алардан файдаланадыр. Әмма бит ир-ат андый йомшак булырга тиеш түгел. Әлбәттә, пәйгамбәребез кебек үк, күңеле белән йомшак булсын ул. Ләкин чикләр бар бит әле. Ир-ат алка тага, тырнак буйый башласа, табигате бозыладыр дип уйлыйм. Ир-ат моның өчен яратылмаган. Тырнак буяу – бер хәл. Ул бит тәһарәт ала алмаячак. Әлбәттә, пәйгамбәребез пөхтә булган. Аның кулы ефәктән дә йомшаграк булган, диелә. Ләкин ул бит кремнар сылап йөрмәгән. Ул үзен чиста тоткан, гигиена саклаган. Әлбәттә, кыш көне куллар ярыла, крем тидереп куюның зыяны юк. Тик ул очракта кремның составына игътибар итәргә кирәк. Кашларны йолку исә – гомумән, ир-атларга да, хатын-кызларга да тыелган гамәл. Аллаһы Тәгалә кешене иң матур, иң камил итеп яраткан. Үзебездә берәр нәрсәне үзгәртсәк, без Аллаһы Тәгаләгә каршы барабыз, риза түгелбез булып чыга.

– Хәзрәт, күпчелек ир-атлар сакал үстерә. Әмма кайберәүләр ул сакалны бик шыксыз итеп йөртә. Аның озынлыгы, куелыгы, гомумән, нинди булуы турында да динебез аңлатмый калмагандыр?

Пәйгамбәребезнең сакалы имән бармак озынлыгында булган. Ягъни пөхтә итеп кыскартылган, җыйнак. Сакал кешедә төрлечә үсә ул. Ир-ат сакалын җыйнак итеп, тарап йөрсә, бик яхшы инде. Күз башта йөз-кыяфәткә төшә бит.

– Пәйгамбәребез нинди ир-ат булган?

Дөресен генә әйткәндә, күп кенә кардәшләребез пәйгамбәребезнең нинди асыл сыйфатларга ия булганын да белми. Ул беркайчан да тупас кыланмаган, кешеләргә гаделсезлек күрсәтмәгән. Сәхабәләр: «Пәйгамбәребез шундый йомшак итеп йөри, әйтерсең лә ул атлаганда, җир аңа каршы килә, җир аның аша уза», – ди. Пәйгамбәребез киң җилкәле булган, ягымлы сөйләшкән, берәүне дә кире борып җибәрмәгән, йөз-кыяфәте дә, киеме дә пөхтә булган.

– Ир-атка ничек итеп ирлек сыйфатларын саклап калырга?

Ир-атларга шушы дөньяви модага иярмәскә генә кала. Безгә – ир-атларга, гомумән, әллә ни күп тә кирәкми бит. Тиз-тиз киенәбез, бизәнмибез, безне берәр сәгать көтеп торасы да юк. Күп кенә хатын-кызлардан да «Ир-атлар бернәрсә белми, эшләмиләр» дигән зарлар ишетергә мөмкин. Шуңа күрә кияүгә чыгарга да атлыгып тормыйлар. Кайбер көчле затлар чүкеч тә тота белми бит. Ир-ат нинди булырга тиеш, дигәндә, аңа 70 төрле һөнәр дә аз булырга тиеш дип белми әйтмиләр. Җәмгыятьнең проблемасы инде ул:  тормыш кыйммәтләре үзгәрде, уң белән сул буталды.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү