Татарстанда «Мөмкинлекләр вакыты» яшьләр туры уза

Татарстан авыллары буенча «Мөмкинлекләр вакыты» яшьләр туры уза. 22 августтан 10 сентябрьгә кадәр 100 авыл җирлегендә яшьләр авыл җирлекләрен үстерү командаларына берләшәчәк.

– Республика көне алдыннан Татарстанда уза торган вакыйгалар арасында безнең өчен иң мөһиме –  «14.30» һәм «Мөмкинлекләр вакыты» автобус турлары, – ди Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов. – Без әлеге чараның беренче оештырганда ук аның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын, шәһәр, районнарының активлыгын күрдек. Безнең бурыч – мөмкин кадәр күбрәк яшьләргә үз көчен, сәләтен сынап карау мөмкинлеге бирү.

Яшьләр туры быел беренче тапкыр  авылларда узачак. Дамир Фәттахов әйтүенчә, яшьләргә нәкъ менә авыл җирлегендәге мөмкинлекләрне күрсәтү, үсеш юлларын булдыру бик мөһим.

«Авыл көче» эшлекле уены кысасында 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр конкрет авыл территориясен билгеләп, киләчәк образын төзеячәкләр һәм аның үсешенә өлеш кертәчәкләр.

– Безнең республика мәдәни мирасыбызга сак карашы, гамәлгә ашырыла торган проектларның амбициоз булуы белән аерылып тора. Татарстан – илнең иң динамик үсештәге төбәкләренең берсе. Биредә көчле социаль һәм яшьләр сәясәте гамәлгә ашырыла. Яшьләр – республика үсешенең стратегик ресурсы. Талантлы һәм тәҗрибәле патриотлар гына республиканы алга этәрә, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра ала, – ди Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев.

 

Акция   Татарстанның барлык районнарында  да үткәрелә. Бу – яшьләрне борчыган мәсьәләләр турында район җитәкчеләре белән фикер алышу өчен уникаль мәйданчык.

Шулай ук, 27 августтан 16 сентябрьгә кадәр ел саен үткәрелә торган «Яшьләр вакыты» акциясе кысасында Татарстанның дүрт шәһәрендә форумнар узачак. Анда лекцияләр, бәхәсләр, сәнгать, кино, музыка, мода, һөнәр иҗат мәйданчыклары оештырылачак.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү