«Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналы җиңүчеләре билгеле булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Татар кызы» бәйгесенең ярымфинал этабында җиңүчеләре билгеле булды.

Финалга чыгучыларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләде, дип яза конгрессның матбугат хезмәте.

Ярымфинал этабының нәтижәләре буенча Мәскәүдән Динә Абдуллина, Оренбург өлкәсеннән Зәринә Мәссәлимова, Башкортстаннан Әлфия Фагаманова, Татарстаннан Айгөл Котдусова, Краснодар краеннан Урие Сейтумерова, Германиядән Назгылгөл Минхаҗева, Марий Элдан Руфинә Газизова, Төмән өлкәсеннән Гөлнур Зиннатуллина, Чувашиядән Эльназ Җамалетдинова, Самарадан Айгөл Минастинова, Әстерхан өлкәсеннән Айгөл Зәйнетдинова, Пенза өлкәсеннән Альбина Медведева, Үзбәкстаннан Камилә Байбекова Ташкент шәһәрендә узачак финалда катнашуга лаек булды.

Данис Шакиров кунакларны Татарстан Республикасы Премьер —министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм катнашучыларга бәйгенең киләсе этапларында уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез, «Татар кызы» проектының ярымфиналында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 32 кыз катнашты. Берничә көн дәвамында кызлар төрле остаханәләрдә катнаштылар, интеллектуаль һәм иҗади турларда көч сынаштылар, татар халкы мәдәнияте һәм тарихы хакында фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү