Татарстан сөт җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында беренче урынны алды. Шулай ук ит җитештерү буенча республика 7 урында тора, йомырка җитештерү буенча — 8 урында. Мондый мәгълүматны Татарстантат китерә.
2021 елның беренче яртыеллыгында барлык категория хуҗалыкларда терлекчелек продуктлары җитештерү арткан. Бу вакыт эчендә төбәктә 970,1 мең тонна сөт җитештерелгән.
Бу продукт җитештерү буенча икенче урында — Башкортстан (845,3 мең тонна), өченчедә — Краснодар крае (780,1 мең тонна).