15 сентябрьдән Татарстанда төлкеләргә ау сезоны ачыла

2 сентябрьдән һәркем файдалана алырлык аучылык җирләрендә йонлы хайваннарга ауга рөхсәт алуга гаризалар кабул ителә башлый. 15 сентябрьдән республикада төлкеләргә ау сезоны ачыла. Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ауга рөхсәт алу өчен махсус гариза, паспорт һәм ау билеты оригиналын, рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү (650 сум) һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция бирергә кирәк.

 


Фикер өстәү