1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә дәүләт флагын күтәрү тантанасы үткәрелә башлаячак

Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә дәүләт флагын күтәрү тантанасы үткәрелә башлаячак. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов брифингта шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, бу – кайбер төбәкләрдә инде кулланыла торган яхшы тәҗрибә, әмма «биредә формализм булмаска тиеш».

Мәктәпләрдә шундый традицияне кертү инициативасы белән «Артек»та тәрбияче булып эшләүче Вячеслав Антипов чыкты. Ул аны Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы әлеге инициативаны хуплады һәм биредә гомумдәүләт стандарты кертү таләп ителүен искәртте.


Фикер өстәү