Рөстәм Миңнеханов «Глобаль энергия» премияләрен тапшыру тантанасында катнаша

6 сентябрьдә Казан Ратушасында дөньяның иң яхшы энергетиклары – «Глобаль энергия –  2021» премиясе лауреатлары билгеле булачак. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.  

Премиянең мәртәбәле кунаклары арасында «Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев, Нобель премиясе лауреаты һәм премиясен тапшыру буенча Халыкара комитет рәисе Рае Квон Чунг, Венгриядән комитет әгъзасы Марта Бониферт һәм ЮАРдан комитет әгъзасы Дмитрий Бессарабов булачак.

Оештыручылар хәбәр итүенчә,  лауреатлар халыкара комитетның ябык утырышында билгеле булачак һәм алар Ратушада узачак тантанада игълан ителәчәк. Быел бүләккә Россия, АКШ, Германия, Дания, Кытай һәм Согуд Гарәбстаны галимнәре өч номинациядә дәгъва итәчәк.

Киләсе елларда әлеге тантана Ханты-Мансийск автоном округында, Башкортстанда, Санкт-Петербургта һәм илнең башка субъектларында булыр дип планлаштырыла.


Фикер өстәү