Татарстанда 106 яшьлек әбине коронавирустан дәвалаганнар

106 яшьлек Смелова Мария Семеновнаны Республика клиник хастаханәсе каршындагы вакытлыча йогышлы авырулар госпитале табиблары коронавирустан дәвалаганнар. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мария Семеновна 23 августта Республика клиник хастаханәсенә уртача авырлыктагы хәлдә китерелә. Аның үпкәсенең 10 процентлы зарараланган булган. Әбине бер атна чамасы госпитальдә дәвалыйлар.

«Әбидә ковидның узуын катлауландыра торган башка авырулары да бар иде. Авыру уртача авырлыктагы формада КТ-1 белән узды. Әби уңай динамикалы канәгатьләнерлек хәлдә өенә озатылды», – вакытлыча йогышлы авырулар госпитале җитәкчесе урынбасары Сәяр Сираҗетдинов.

29 августта әбине өенә чыгарганнар. Мария Семеновна Татарстанда коронавирустан дәваланган иң өлкән кешеләрнең берсе. Аңа кадәр Азнакай районында 107 яшьлек әбине дәвалаган булганнар.


Фикер өстәү