Рөстәм Миңнеханов Сокуры авылына газ җибәрү тантанасында катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика программасы кысаларында Лаеш районының Сокуры авылында газын җибәрү тантанасында катнашты. Чарада шулай ук идарә рәисе урынбасары — «Газпром» ГАҖ департаменты башлыгы Олег Аксютин һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узган елның ноябрендә Сокуры авылы халкы Татарстан Президентына   зәңгәр ягулык белән тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Практикада мондый проектны гамәлгә ашыру 2 ел дәвам итә. Ә «Газпром трансгаз Казан» 9 ай эчендә бу мәсьәләне хәл иткән.

Рөстәм Миңнеханов газчыларга һәм төзүчеләргә сыйфатлы һәм оператив эшләре өчен рәхмәтен белдерде. «Безнең ил Президенты торак йортларга бушлай газ кертү бурычын куйган иде. Татарстан бу юнәлештә уңышлы эш итә. 173 йорт хуҗалыгына газ кертелгән Сокурыда бу мәсьәләне хәл итү моның мисалы булып тора. Барлык авыл халкын әлеге мөһим вакыйга белән котлыйм!» — диде Татарстан Президенты.


Фикер өстәү