Шәһәр транспортында ташламалы бәядән йөреп булачак

1 сентябрьдән Казанның җир өсте җәмәгать транспортына теләсә кайсы банкның «Мир» картасы белән түләгәндә билет бәясеннән алты сум күләмендә ташлама ясалачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция трамвайларда, троллейбусларда һәм контактсыз түләү җайланмалары белән җиһазландырылган автобусларда гамәлдә булачак.

Акция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, диелә мэрия хәбәрендә. Бүгенге көндә казанлыларның 35 проценты юлда йөргән өчен банк карталары ярдәмендә түли, халыкның 50 проценты транспорт карталарыннан файдалана.


Фикер өстәү