Аюлар арту сәбәпле, туристларны кабул итмиләр

Башкортстан туристларын аюларның көзге активлыгы артуы турында кисәтәләр. «Башкирия» милли паркында әлеге ерткычлар барлыкка килү сәбәпле, берничә кемпинг ябылган, дип хәбәр итә «Башинформ».

Хәзерге вакытта Бөрьян районындагы  «45 квартал», «2 пост», «Ясная поляна» һәм Нөгеш елгасы буендагы  «Антонов скала» кемпингларында туристларны кабул итмәүләре билгеле.

Туристик урыннар тимер-бетон блоклар белән ябылган. «Башкирия» милли паркы республиканың Мәләвез, Күгәрчен, Бөрьян районнары территориясендә урнашкан.


Фикер өстәү