Аю сыерга ташланган: социаль челтәрләрдә таралган видеога ачыклык кертелде

Социаль челтәрләрдә урман буенда сыерга ташланган аю турында хәбәрләр таралды.

Ир белән хатын аюдан сыерны коткаралар. Хатын-кыз аюны куркытыр өчен каты итеп кычкырып, сүгенеп торса, Ринат исемле ир аюга каршы бүрәнә күтәреп бара. Ир ничек итсә итә, сыерны коткара. Яралы малны читкә куып җибәрәләр. Аю исә, куркып урманга кача.

Әлеге видео Башкортстанның Мәләвез районында төшерелгән. Әмма күпләр аны Балык Бистәсе, Кукмара, Саба, Мамадышта, Чүпрәледә булган хәл дип сөйли.

Татарстанның биологик ресурслар дәүләт комитетының хайваннар дөньясын мониторинглау бүлеге җитәкчесе Илфат Вәлиев әйтүенчә, әлеге хәл бездә булмаган.

– Әлеге видеодан соң тикшерү үткәрдек. Татарстанда мондый хәл күзәтелмәде. Әлеге очрак Башкортстанның Мәләвез районында теркәлгән, – ди ул.

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә аюлар катнашындагы килеп чыккан күңелсез хәлләр турында еш хәбәр итәләр. Безнең республикада аюлар саны арткан. Әлеге вакытта күчеп йөрүләре.

Аю очраса, нишләргә?

– Аюның күзләренә карарга ярамый. Шыпырт кына читкәрәк үтеп китәргә тырышыгыз;

– Аю күрдем дип, йөгермәгез! Аңа арт белән дә басмагыз. Ул килә башласа, кисәк каты тавыш чыгарып куркытыгыз;

– Табигатьтә ял иткәндә азык-төлек калдыкларын калдырмагыз;

– Аю балаларына якын килә күрмәгез. Алар янында ана аю була;

– Аю күргәч, каты итеп кычкырырга, кулларны өскә күтәрергә, кулчатыр ачып та куркытып була.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү