Муниципаль берәмлек депутатларын өстәмә сайлау нәтиҗәләре билгеле

Тыныч һәм оешкан төстә. Узган ялларда Россиядә Бердәм тавыш бирү көне узды. Республика халкы муниципаль берәмлек депутатларын өстәмә сайлауда катнашты. Аның нәтиҗәләрен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев игълан итте.

– Өстәмә сайлауда тавыш бирү процессы тыныч, оешкан төстә, хокук бозуларсыз гына узды, – диде ул. – Беренче тапкыр тавыш бирүчеләрне игътибарсыз калдырмадык. Аларга бүләкләр дә бирелде. Яшь сайлаучылар белән элемтәләр ныгый.

Андрей Кондратьев әйтүенчә, әлеге сайлау – киләчәктә булачак зуррак сәяси кампанияләрнең репетициясе. Билгеле булганча, халыкның киләсе өч елда Россия Президентын, Татарстан Рәисен, Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашасы бар.

– Әле без башкарасы эш шундый күп. Зуррак сайлауларга әзерләнә башладык кына, – диде ул.

Сүз уңаеннан, узган сайлауда Татарстанда 71432 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 29809ы яки 41,73 проценты тавыш бирүдә катнашкан. Казанда исә 34894 сайлаучының 6973е тавыш биргән (19,98 процент).

САЙЛАУ САННАРДА

161 муниципаль депутат сайланды

122 – «Бердәм Россия»

7 – КПФР

5 – «Новые люди»

2 – ЛДПР

23 – үзен үзе тәкъдим итүчеләр

Бер депутат мандатына – 3 кандидат

Участок сайлау комиссияләрендә 1,2 мең кеше эшләде

650 күзәтүче

Тавыш бирү 36 районда барды

 

 

 


Фикер өстәү