Хастаханәләрдә коронавирустан дәваланучылар өчен вакытлыча сайлау участоклары ачылачак

Медицина учреждениеләре хезмәткәрләре сайлау комиссияләренә керәчәк.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев 1 сентябрьдә узган комиссия утырышында белдергәнчә, хастаханәләрдә коронавирустан дәваланучыларга тавыш бирү өчен вакытлыча участоклар ачылачак. Медицина учреждениеләре хезмәткәрләре сайлау комиссияләренә керәчәк.

Аның әйтүенчә, тавыш биргәннән соң мондый участоклардан бюллетеньнәр һәм протоколлар алып чыгылмаячак – нәтиҗәләр дистанцион рәвештә судка тапшырылачак. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова искәртеп узганча, мондый участокларны хастаханәләр җитәкчеләре мөрәҗәгатеннән соң оештырырга мөмкин булачак. СИЗОларда, дәвалау учреждениеләре, суднолар һәм поляр станцияләрдә тавыш бирү 19 сентябрьдә үткәреләчәк.


Фикер өстәү