Казан хосписында гыйбадәт бүлмәләре төзелә

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда Бертуган Батталовлар урамында төзелеп килүче икенче хоспис бинасында узган күчмә киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстанның дини лидерларын хосписта мөселманнар һәм христианнар өчен   төзелә торган гыйбадәт бүлмәләре төзелеше барышы белән таныштырдылар. Һәр гыйбадәт бүлмәсе – 80 квадрат метр мәйданны били, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте. Биредә имам авырулар белән рухи әңгәмәләр алып барачак, Коръән укыячак, дога кылачак.

Киңәшмә барышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин биредә урнашачак намаз бүлмәсен һәм тәһарәтханәне барлык таләпләр буенча җиренә җиткереп эшләп бетерү буенча тәкъдимнәрен әйтте, дин әһелләренә махсус бүлмәләр бүлеп бирү үтенечен дә җиткерде. Биредә дин әһелләренә авыруларның туганнары һәм халык белән аралашу өчен барлык шартлар тудырылачак.


Фикер өстәү