Казанны шаулаткан үтерүнең нечкәлекләре ачыкланган

Казанны шаулаткан үтерүнең нечкәлекләре ачыкланды. Бу хакта Татарстанның Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Кичә Казанның Минск урамындагы йортта бер ирне мылтыктан атып үтергәннәр иде. Гаепләнүче бер ир-аттан 6 миллионга ике участок сатып алырга булган. Килешүне рәсмиләштергәннән соң сатучының өенә кайталар. Җинаятьче акча урынына чемоданга «приколлар банкы» билетлары салып биргән була. Сатучы моны күреп ала һәм алар арасында низаг чыга. Алдакчы ир «Сайг» карабиныннан ир-атның башына ата һәм аның мәетен баскычка чыгарып ташлый. Аннары әтисе белән машинасында шәһәрдән качырга җыена. Тик ул ерак китеп өлгерә алмый, аны кулга алалар. Үтерүче гаебен тулысынча таныган.

Тикшерүчеләр судттан гражданинны сак астына алуны таләп иткән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Гаепләнүчегә психологик-психиатрия экспертизасы билгеләү мәсьәләсен хәл итәләр.


Фикер өстәү