4нче сентябрьдә Казанда махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәреләчәк. Алар иртәнге алтыдан биш мәйданчыкта эшләячәк.
Сәүдә мәйданчыклары адреслары:
Авиатөзелеш районы – Дементьев урамы, 7нче йорт янында;
Киров районы – Батыршин урамы, 20нче йорт янында;
Яңа Савин районы – Академик Лаврентьев урамы, 10нчы йорт янында;
Идел буе районы – Ю. Фучик урамы, 72нче йорт янында;
Совет районы – Липатов урамы, 7нче йорт янында.
11нче сентябрьдән традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак.