Путин Шойгу белән Лавровны Дәүләт Думасына җибәрәсе килмәвен әйткән

Президент фикеренчә, алар үзләренең вазыйфасында яхшы эшли, коллегалары үтенече буенча гына сайлауда “Бердәм Россия”нең федераль исемлеге башында тора.

Россия Президенты Владимир Путин тышкы эшләр министры Сергей Лавровны һәм оборона министры Сергей Шойгуны парламент сайлавыннан соң Дәүләт Думасына җибәрәсе килмәвен таныган. Дәүләт башлыгы бу хакта Көнчыгыш икътисади форумында белдергән, дип яза РБК.

“Җибәрәсе килми. Алар үзләренең урынында әйбәт эшли. Коллегаларның үтенече белән генә федераль исемлекне җитәклиләр. “Бердәм Россия” партиясенең барлык уй-ниятләренең, шул исәптән шушы кешеләр тырышлыгы белән, чынбарлыкта тормышка ашуын күрсәтү өчен”, – дигән ул.

Путин әйтүенчә, Шойгу һәм Лавров сайлаудан соң эшчәнлекләрен нинди сыйфатта дәвам итәчәкләрен үзләре хәл кылырга тиеш.

ВЦИОМ үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, партия исемлекләре лидерлары арасыннан халык арасында иң популяр шәхесләр –Лавров (73%) һәм Шойгу (69%)


Фикер өстәү