Татарстанда КАМАЗ шоферы хезмәттәшен бәрдереп үтергән

Яр Чаллы – Зәй — Әлмәт трассасында юл эшләре барышында Якты Күл авылы янында 44 яшьлек эшчене «КАМАЗ» бәрдерткән.

Асфальт өслеген ремонтлау вакытында участок мастеры эшчеләргә һәм «КАМАЗ» йөк машинасы шоферына дислокацияне алыштырырга куша. Шул вакытта машина йөртүче оста һәм башка эшчеләр артыннан бара. Хезмәттәшен күрмичә өстенә менә. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук үлә.

Әлеге факт буенча «Төзелеш яки башка эшләрне алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү