Рөстәм Миңнеханов Бәтке авылындагы төзекләндерелгән ишегалдында булды

Бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Тукай районында. Республика Президенты Бәтке авылындагы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдында булды.

Гагарин урамындагы 16 нчы йорт янындагы ишегалды территориясендә юллар һәм булган тротуарлар асфальтланган, эскәмияләр һәм чүп савытлары яңартылган, балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Барлык эшләр дә халыкның фикерен исәпкә алып башкарылган.
Президентка хәбәр ителгәнчә, билгеләнгән инфраструктураның бер өлеше җирле җитештерүчеләр тарафыннан эшләнгән.

«Безнең ишегалды» биш еллык программасы кысаларында Тукай районында 79 күп фатирлы йорт ишегалдын ремонтлау планлаштырыла.
2020 елда 11 ишегалды территориясен төзекләндерү буенча эшләр башкарылган.


Фикер өстәү