Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасының үтәлешен тикшерде

«Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелә, яңартыла торган ишегаллары бер-бер артлы тапшырыла башлады. Шундыйларның берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Ул Казанда Шамил Усманов урамындагы 13 һәм 13а йортларының ишегалларын карады. Рөстәм Миңнеханов эшләнгән эшләрнең сыйфатын тикшерде һәм халык белән аралашып, аларның фикерен дә белеште.


– Татарстан Президенты авыр икътисади вазгыятькә карамастан, «Безнең ишегалды» программасы тулы күләмдә башкарылып килүен ассызыклады, – ди Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. – Татарстан программаны тормышка ашырыр өчен бюджеттан тыш акча тота. Биш ел эчендә планга кертелгән 6,7 мең ишегалды төзекләндереләчәк. Болар – 2014 елга кадәр төзелгән,  ремонт күрмәгән күпкатлы йортларның ишегаллары.           

Рөстәм Миңнеханов булган ишегалдында тротуарлар һәм керү-чыгу юллары асфальтланган, фонарьлар ремонтланган, эскәмияләр, чүп савытлары һәм балалар өчен уен җиһазлары куелган. Әлеге ишегалдына караган йортларда 316 кеше яши. Рөстәм Миңнеханов яңарту нәтиҗәсендә йорт янындагы территориянең зур үзгәреш кичерүен билгеләп узды. Программа кысасында биредә 427,6 кв метр асфальт түшәмәсе һәм 324,6 квадрат метр тротуар салынган. Аларны автомобильләр һәм җәяүлеләрдән аерып куйганнар. Тәртип урнаштырылган машиналар кую урынында 28 транспортка исәпләнгән парковка да барлыкка килгән. Моннан тыш, ишегалдында яңа балалар мәйданчыгы да бар.     


Фикер өстәү