Татарстанда “Безнең ишегалды” проекты буенча 9 миллиард сумга барлыгы 1200 ишегалды төзекләндереләчәк

Быел “Безнең ишегалды” президент программасы буенча республиканың 40 муниципаль берәмлегендә 1200 ишегалды төзекләндереләчәк. 298 мең кешенең ишегалды яңартылачак, дигән сүз бу.

2022 елда әлеге максатка 9 миллиард сум тотылачак. Акчаны, бюджеттан тыш чыганаклар хисабына, Президент Рөстәм Миңнеханов җибәрәчәк. Быел ишегалларын төрлечә төзекләндерү, зурракларында спорт мәйданчыклары булдыру күздә тотыла. Әйтик, бер ишегалдында яшәүчеләр күрше ишегалдындагы мәйданчыкта спорт белән шөгыльләнә алачак. Шулай ук ишегалдыннан шәһәрнең мөһим нокталарына җәяүлеләр сукмаклары салыначак. Мәсәлән, Чаллыда 9 һәм 10нчы комплексларны Габдулла Тукай исемендәге Яр буе һәм Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар белән тоташтыру планлаштырыла.
Гомумән, быел ишегаллары бик үзенчәлекле итеп төзекләндереләчәк. Әйтик, Менделеевскиның өченче микрорайонындагы ишегалдында велосипедчылар юлы булдырылачак. Ә Казанның Батыршин урамындагы 35, 37нче йортлар ишегалларында тарихи мозаиканы торгызу һәм эт-песиләр белән йөрү өчен махсус урыннар оештыру күздә тотыла.


Фикер өстәү