Мәчеле кешеләрне бәйрәм белән: «бәхет төенчеге» шундый була

Песиләр тарихы Борынгы Мисырга барып тоташа. Анда ул изге хайван булып саналган, аннары башка илләргә дә таралган. Бүген Җир шарында токымсыз мәчеләр күбрәк, ә гомуми саны инде 500 миллионга җиткән. Элек авыл җирендә мәчесез йорт юк иде. Әле алай гынамы, кайбер кешеләр дүрт-бишәрне асрады. Әби-бабайлар да мәчегә хөрмәт күрсәтәләр иде.

Шәһәрдәге фатирларында мәче тотучылар да җитәрлек. Кызларыбыз сорагач, без дә  өч тапкыр песи алып карадык. Беренчесен белдерү буенча 500 сумга барып алган идек. Тик ул тиктормас, бик шук булды. Тыяр хәл булмагач, авылга кайтардык. Икенчесен безгә бүләк иттеләр. Кабул итеп алмасак, яхшы булмас дидек. Монысы «үз сүзе»н әйтә торган песи булып чыкты. Усаллана да белә, кирәк икән куштанлана да. Үзебез дә, балалар да ияләшкән иде инде. Авылга да алып кайтып йөри идек. Бер атнада үзен генә калдырып киттек. Икенче көнгә килсәк, ул безгә үч иткән. Фатирның асты-өскә килгән, гөлләр авып беткән, йомышын да кая тели, шунда үтәгән. Кыскасы, әлеге мәче шул ук көнне авылга кайтып китте. Өченчесен авылдан алып килдек. Ирем ягына кайткан идек. Китәргә дип чыксак, тәгәрмәч янына сары төстәге песи баласы килеп утырган. Балалардан бигрәк, әтиләре мәчене алып китәргә карар кылды. Янәсе, тиктомалдан гына машина астына кереп ятмаган ул. Авыл песие безгә килгәч, авырый башлады. Кызлар аны карап елый. Аптырагач, ветеринария клиникасына алып бардык. Анализлар биреп, уколлар кадатып, дарулар яздырып кайттык. Мәчебез биш көннән терелде, тик аның мияулавына чыдап булмый башлады.  Ул чын-чынлап авылны сагынды. Анысын да озаттык. Шулай итеп, фатирда мәче асрау тарихына нокта куелды.

«Идел» журналы редакторы Гөлүсә Закирова да өендә мәче тота. Ул аның матур фотоларын «Инстаграм» битенә куеп бара. Читтән караганда, аның песиендә кеше акыллары бар диярсең. Үзләренә ияреп авылга да кайта, сүзләрен дә тыңлый кебек. Без Гөлүсәнең үзеннән мәчеләре хакында сораштык.

– Мәче алырга уйда да юк иде. Зур җаваплылык бит, без гел юлда дигәндәй… Әмма баланың туган көненә «Авито»дан гадәти бер мәче баласы бүләк итәргә булдык. Көтелмәгән бүләк булгач, сөенеченең чиге булмады! Тәрбияләргә, нәрсә ашарга ярый-ярамавын өйрәндек. Тиз арада мәчеле тормышка ияләштек тагын. Исемен Маси дип кушкан идек, авылда әнинең әйтүе белән Мәчке, Мәчкетдингә дә әйләнеп куйгалый, – дип сөйли Гөлүсә.

– Юлда йөрүне хәл иттек, үзебез белән кыстырабыз да – вәссәлам. Баштарак җилкәгә менеп карап барырга ярата иде, хәзер инде үзенең сумкасы бар. Әйдә, безнең белән барасыңмы, дигәч, сумкасына керә дә утыра. Кызыкларын «Инстаграм»га куеп баруы да күңелле. Хәзер инде гаиләбезнең бер әгъзасы дип кабул итәбез үзен. Бәхет төенчеге шундыйрак була. Безнең тормышта алар гомернең бер өлеше генә, ә алар тормышында без – тулы бер гомер. Мәчеле кешеләрне бәйрәм белән!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү