«Безнең ишегалды” дәүләт программасын гамәлгә ашыру вакыты озайтыла

Безнең ишегалды” дәүләт программасы өч елдан биш елга кадәр озынайтыла. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.

Әлеге программа кысаларында 2014 елга кадәр салынган күп фатирлы йорт тирәләрен төзекләндерәчәкләре хакында берничә тапкыр яздык инде. Исегезгә төшерәбез, узган елның августыннан депутатлар республика халкы белән очрашып, булачак ишегалларын ничек күз аллауларын белешкән иде. Шуннан бирле эш гөрли. Инде программага эләккән ишегалларының план-схемасыда төзелде. Тик менә аны халык белән тагын бер кат килештерергә өлгерми калдылар. Барысына да – илдәге санитар-эпидемиологик хәлләр сәбәпче. Әмма республика халкы үз ишегалдының проекты белән дистанцион рәвештә таныша ала.
Лилия Галимова белдергәнчә, “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларының тәгаенләгән саны һәм башкарасы эшләр шул ук калачак.
– Төзекләндерү эшләре 2024 елга кадәр озынайтылачак. Вакытның 3 елдан 5 елга кадәр арттырылуы илдәге икътисадый вазгыятькә бәйле. 2020 елда эшлисе дигән ишегалалрын төзекләндерергә өлгермәсәләр, ул икенче елга күчә, – ди ул.
Вакыты озынайтылса да, бу программа актуальлеген югалтмый. Республика халкы инде бүгеннән үк dvor.tatar. сайтына кереп фикерен калдырган һәм 8 (800) 27-5-2020 номерына да шалтыратулардан туктап тормый икән.


Фикер өстәү