Миңнеханов Зәй районында капиталь ремонт ясалган балалар музыка мәктәбендә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй районына килде. Ул биредә капиталь ремонт ясалган балалар музыка мәктәбе белән танышты.

«Мәктәп 1961 елда ачылган. Төзекләндерү эшләре быелның апрелендә башланды һәм августта төгәлләнде», — диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Балалар музыка мәктәбе 271 укучыга исәпләнгән, биредә биш бүлек (оркестр, фортепиано, халык, хорда җырлау, теоретик) бар, аларда 15 белгечлек буенча укыйлар. Балалар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив катнаша һәм призлы урыннар яулый.

ТР Президенты бүген шулай ук Нурлат районында эш сәфәре белән булды. Ул биредә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән бер ишегалды территориясен һәм капиталь ремонт ясалган мәктәпне карады.

 


Фикер өстәү