Казанда ПЦР-тест үзәге төзеләчәк

Хөкүмәт коронавирус инфекциясе һәм башка куркыныч авырулар таралуга каршы көрәшкә 2 миллиард сум акча бирәчәк.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бу җәһәттән тиешле боерыкка кул куйган.
Бу акчаның берникадәр өлеше (223 миллион сумы) зур шәһәрләргә (шул исәптән Казанга) ПЦР-үзәкләр булдыруга җибәреләчәк. Мондый ПЦР-үзәкләр шулай ук Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Чиләбе, Омск һәм Самарада ачылачак.
Хөкүмәт акчасы шулай ук биохимия, йогышлы авыруларны ачыклау, мониторинглау һәм чир китереп чыгаручы вирусларны билгеләү өлкәсендә эшләү өчен 4 лабораторияле корпус булдыруга җибәреләчәк.
Моннан тыш коронавирусның һәм башка яңа инфекцияләрнең штаммнары үзгәрүне өйрәнү чараларын хәл кылу, гигиена һәм эпидемиология үзәкләрен махсус аппаратура белән тәэмин итү, чик буендагы пунктларда санитария контрольлеге бүлекчәләре эшчәнлеген көчәйтү күздә тотылган.


Фикер өстәү