«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе «Татарча диктант» язды

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев,  бер төркем язучылар һәм журналистлар «Татарча диктант» язды.

Диктантның тексты итеп Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы ничек җыр булды?» әсәреннән өзек алынган иде. Аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов укыды.

«Диктант әллә ни авыр булмады, кул гына арыды, мәктәпкә барган сыман. Мәктәп хатирәләре дә искә төште. Укытучы да бик кырыс иде. Яхшы укыды. Беренче тапкыр яздым, „2-3“ лелектер инде, ләкин „5“ легә өмет итәбез», – дип кичерешләре белән уртаклашкан агентлык җитәкчесе.


Фикер өстәү