Рөстәм Миңнеханов Казан электробусында утырып йөргән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан электробусында пассажир сыйфатында йөреп караган. “Электробуста йөреп карадым. Уңайлы”, – дип язып куйган Президент Инстаграмм челтәрендәге битендә.

Казан юлларында беренче электробус июль урталарында пәйда булды. Ул 3 нче троллейбус маршруты буенча – Академик Глушко урамыннан Елга портына кадәр йөри.

Электробус беренче айда 12,5 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. Шушы вакыт эчендә 700гә якын уңай фикер алынган. Электробусны КамАЗ эшләп чыгарган. Ул 80 пассажирга исәпләнгән. Шулай ук инвалидларны утыртып йөртү өчен дә көйләнгән. Максималь тизлеге – сәгатенә 75 чакрым. Шул ук вакытта аннан чебен очкан тавыш та чыкмый.

Электробуска бер тапкыр зарядка алу 50 чакрым юлны урап узуга җитә. Яңа төр транспортны электр энергиясе белән тәэмин итү өчен Елга порты тирәсендә зарядка җайланмасы урнаштырылган. Аккумуляторлары энергия белән туендыру өчен ярты сәгатьтән кимрәк вакыт кирәк.


Фикер өстәү