Алисә Шаһбан: «Кулинария мәктәбемне булдырырга телим»

Шагыйрә белән җырчыдан… кондитер туа! Гөлүсә һәм Закир Шаһбанның кызы Алисә турында сүзебез. Кулларыннан гөлләр тама, диләр бит әле. Сәхифәбез кунагының кулларыннан исә бал һәм шикәр тамадыр. Алисә тәмле- тәмле тортлар, капкейклар ясарга ярата. Киләчәккә бәйле хыяллары да – татлы.

– Тәм-томнар ясаучы Алисә үзе белән таныштырсын иде.

– Быел Казанның 24 нче мәктәбен тәмамладым. Моннан тыш музыка мәктәбендә скрипка классында укыдым. Хәзер югары уку йортында үз бизнесымны булдыру серләренә төшенәм.

– Иң беренче ясаган тортың исеңдәме? Нинди иде ул?

– Тортлар пешерү белән ике ел элек кызыксына башладым. Беренче пешергән тортымның сурәте әле дә саклана. Үзенә күрә матур да, тәмле дә булды ул. Шуннан соң әни бәйрәм саен торт пешерүемне сорый башлады. Миңа бу шөгыль бик ошый!

– Син тортлар ясарга махсус мастер-классларда өйрәндеңме?

– Онлайн курсларда өйрәнәм. Бу курслар кыйммәт тора. Әмма мавыгуыма әти- әнием каршы килми. Торт рецептларын сатып алабыз, бер генә кондитер да рецептлары белән бушка уртаклашмый. Мин 8–9 торт рецепты беләм. Минем иң яраткан эчлек – манго-маракуйя.

– Торттан кала тагын нинди ризыклар пешерергә яратасың?

– Интернет тулы – рецептлар, шуннан карап, барысын да пешерәм. Әти-әнием мактап ашый.

– Киләчәктә, бәлки, син дә башкаларны өйрәтә башларсың. Мастер-класс оештыру теләге юк түгелдер.

– Үз бизнесымны булдырасым килә. Кулинария мәктәбемне ачарга хыялланам. Менә әлегә укыйм, өйрәнәм.

– Торт сатудан  акча керәме?

– Тортлар сатып, акча эшләп була. Ләкин тагын да күбрәк эшләр өчен дә мөмкинлекләр бар.

– Торт пешергән вакытта кызыклы йә кызганыч хәлләр дә булмый калмагандыр…

– Бер заказны бизәү өчен йолдызлар һәм планета ясарга кирәк иде. Тортны иртән алып китәргә тиешләр. Таңга кадәр әни белән ясый-ясый азапланып беттек. Сере бик гади булган.  Бөтен интернетны актарып чыккан идек.

– Яшьтәшләреңә нинди киңәшләрең бар?

– Үз мөмкинлекләреңне күрсәтү өчен хәзерге заманда яшьләр өчен шартлар җитәрлек. Сәләтеңне яшерергә кирәкми. Үзеңне үстерергә кирәк!

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү