«Татар яшәгәндә ат та булачак»

Узган шимбәдә Арчаның Яңа Кырлай авылында Сабантуйны хәтерләткән бәйрәм узды. «Ат көне» дип аталган бу бәйрәм моннан 8 ел элек Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Атчылык һәм ат спорты федерациясе» тырышлыгы белән үткәрелә башлап, елдан-ел милли төсмерләргә байый бара. Кайчандыр, озын араларга чаптырып, яки юыртып, атларның чыдамлыгын гына сынасалар, бүген анда төрле араларга ат чабышлары оештырыла. Халык аны Сабантуйны көткән кебек көтеп ала.

Гаҗәп түгел,  «Сабантуй» һәм «ат» дигән сүзләр татар колагына синонимнар, ягъни мәгънәдәш сүзләр булып күптәннән кергән һәм күңелләрдә ныклап урнашкан инде. Ат чабышларында илнең төрле төбәкләреннән килгән җайдаклар катнаша. Быелгы чабышларда 120ләп ат катнашты.

Арча хакимияте башлыгы Илшат Нуриев әйтмешли, татарны атсыз күз алдына да китереп булмый. Шуны уйлап куйдым әле, бездә ат турында күпме җырлар, шигырьләр язылган, күпме әкиятләр чыгарылган, халык әйтемнәре дә бихисап. Татар бер генә хайванны да шулай олыламый. «Ир-ат йөрәгендә иярле-йөгәнле ат ятар» дигән әйтем безнең асылыбызны ача да сала кебек.

«Арча хәбәрләре» газетасы хезмәткәре Ильяс Фәттахов белән бәйрәм карап, сөйләшеп йөрибез. «Хәзер атлар саны кими бара, бу малкайлар киләчәктә бөтенләй юкка чыкмас микән?» – дим. «Әнә, ат асраучыларның үзләреннән сора!» – дип, Ильяс мине аларның кайберләре белән таныштыра башлый. Бәйрәмгә үзе бизәгән аты белән килгән берәү янына туктыйбыз. «Хәсәнов Хәлил була бу, Курса-Почмак егете. Нинди хайван елы була, шул хайванны җигеп килә ул», – дип көлә Ильяс. Хәлил бер елны дуңгыз җигеп килгән булган икән, кызык өчен инде. Ә атны 34 ел буе асрый. 1987 елны армиядән кайтып өйләнгән дә, шул ук елны ат та асрый башлаган. «Икесен дә асрау кыен булгандыр», – дип төрттергән идем, Хәлил: «Атны нечкә күңелле кеше генә асрый ала», – дип куйды. Минем ат яратуны беренче мәхәббәткә тиңләүчеләрне дә күргән бар иде. Һәм, әлбәттә, андыйлар «шыттыралар» дип уйлап йөрдем. Хәлил матур сүзләр әйтмәсә дә: «Кайчак кәеф төшкән чакларда ат янына чыгып ялларыннан сыйпыйм да борчулар онытылып китә», – ди. Мондый егетләрне аттан аерам димә!

Бер ат өстендә әкияттәгедәй чибәр кызны күреп туктап калдык. Ильястан: «Бу кем?» – дип сорыйм. «Белмим, күргән кеше түгел», – ди бу. Кызга кемдер исеме белән эндәште. Миңа шул гына кирәк: «Алсу, нихәл?» – дип кычкырдым. Кыз миңа өстән генә карап алды да: «Без танышмыни?» – ди.

– Юк, танышырга иде.

Бу чибәрнең таякка таянган, яше дә шактый булган Риманга сәерсенеп каравы табигый иде. Шулай да башлаган сүзне өзәсе килмәде, сораштырырга тотындым. Ә ул: «Әнә, әни барысын да  сөйләп бирер», – дип атын юыртып китеп барды. Әнисе, Диләрә исемле сөйкемле генә ханым, Йошкар-Оладан килүләре, шәһәрдән өч чакрым гына ераклыкта җир алып, ат үрчетә башлаулары турында сөйләп бераз шаккатырды. Шәһәр кешесенә ат асрау нигә кирәк булды икән? Моны төгәл генә аңлата алмады. «Ат җене башта балаларга кагылды, аннан миңа йокты. Хәзер унбиш атыбыз бар», – диде. Кызы Алсу чабышларда катнашмый, ә менә конкур (ат биетү) буенча  II разрядлы спортчы икән.

Төзелеш фирмасында эшләүче улы Алексей да буш вакытларында гел ат тирәсендә чуала. Ә баштарак ат исемен күтәрә дә алмаган Диләрә Сабирова хәзер үзе дә атсыз яши алмый. Кырлайда узган бәйрәмгә үзләре теләп, үз акчаларына килгәннәр. Сүз уңаеннан әйтик әле, ярышта катнашучылар арасында ерак Төмәннән килүчеләр дә бар иде. Бәйрәм мәйданы елдан-ел киңәя, ат менүчеләр арасында яшьләр арта. Бу инде атка кадер-хөрмәт кимеми дигән сүз.

«Ак Барс-Агро» ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов әйтмешли, хыялыйлар булганда атлар бетмәячәк. Быел аның улы Айзат, өч ярышта җиңеп, ике машина откан, бер мәртәбә акчалата бүләк алган. Ильяс: «Мондый хәлнең булганы юк иде әле», – диде һәм Шәйдулланың үзе турында бер гыйбрәт сөйләде. Районның «Төрнәле» хуҗалыгында рәис булып эшләгәндә Шәйдулла Имам улы мәктәп балаларына хуҗалык атларын өләшеп чыккан. Әй, шатланганнар тегеләр, атларны яхшылап ашатып, карап тоталар, шуларга атланып Сабантуйларга да чыгалар. Бер көнне Шәйдулла янына: «Мин генә атсыз калдым», – дип бер бала елап керә. Шуннан соң хуҗалык рәисе бу балага каяндыр ат кайтарта. Әлеге укучының ничек шатланганын күз алдына китерәм дә, без бала чакта атка атланып карамаган малайларны кешегә санамаулары искә төшә. Атсыз калса, Шәйдулла да үзен кая куярга белмәс иде кебек. Бүген аның хуҗалыгында гына да 120 ат бар.

Белүемчә, бүген Арча хуҗалыкларында 400дән артык ат исәпләнә. Шәхси хуҗалыклардагы малкайларны исәпкә алу кыен, чөнки сан гел үзгәреп тора, диделәр. Үзгәрү арту ягынадыр дип ышанасы килә.

Күпме кеше белән сөйләшеп йөрдек. Беравыздан: «Татар яшәгәндә ат та булачак», – диләр. Үзара сөйләшеп куйганнармыни! Мин моңа ышанам, чөнки безнең шактый йола-бәйрәмнәребез ат белән бәйләнгән. Ә алар милләт белән бергә яши. Кырлайда узган бәйрәмдә дә ат чабышларыннан тыш күпме кызыклы бәйгеләр күрдек: ат та биеттеләр, ат җигеп туару, ат дагалау, эш атлары («колхоз атлары» диик инде) узышы, «Аудару», ягъни ат өстеннән сөйрәп төшерү, җигүле атлар ярышы – берсе дә калмады. Халык исә киләсе ел бәйгесен көтеп таралышты.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү