Газетага язылу

Зөлфия Вәлиева: «Үземне кимсетеп яшәүдән арыдым»

Талантлы, хисле, үзе әйтмешли елак, күңеле тулы моң, җырлар яза. Моңа кадәр безне театрда лирик образлары, «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында көчле рухлы хатын-кыз рольләре белән үзенә җәлеп итте. Хәзер инде комик образлары белән дә шаккатыра.

Зөлфия Вәлиева: «Үземне кимсетеп яшәүдән арыдым»

Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева әнә шундый күпкырлы. Өстәвенә «Апуш» театр студиясендә балалар белән спектакльләр куя, Россия күләмендәге фестивальләрдә җиңүләр яулыйлар. Тормыш казанында кайнаучы Зөлфия Вәлиева барысына да өлгерә. Безнең белән әңгәмә корырга да.

– Зөлфия, син бүген нинди халәттә?

– Дөньяны аз гына аңлый башладым дип әйтсәм, ничектер масаю кебек булыр микән инде? Үземнең кем икәнлегемне, кайда эшләгәнлегемне, нигә ул һөнәрне сайлаганымны 52 яшемдә генә белә башладым. Элек минем өчен 52 яшьлек кешеләр бик карт иде. Алай түгел икән. Күңел дәртләнә, котыра башладым. Тормышка мәхәббәт уяна. Нишләп элек шулай булмады икән? Рәхәт ич. Мин үземне ныграк яратам, үземне матур дип саныйм, элек алай уйламый идем.

– Бәлки психолог һөнәрен үзләштерүең дә моңа сәбәпче булгандыр?

– Кызым Латыйфага хәзер 14 яшь. Ул миңа: «Әнием, мин сине психологка укыганчы нинди булганыңны да хәтерлим, хәзер нинди икәнлегеңне дә күрәм. Икесе ике төрле, аерма зур булуын сиздем», – ди. Белем алу синең дөньяга, кешеләргә карашыңны ача, аңлый башлыйсың, анализлыйсың. Сабыррак була башлыйсың. Акыл керә. Белем алу кирәк ул.

– Иҗатка чумган Зөлфияне психологияне үзләштерергә нәрсә этәрде?

– 40 яшемә җиткәндә мин төшенкелеккә бирелдем. Иртән уянып, күземне ачасым килмәгән чаклар була иде. Миңа ул вакытта берәрсе әйтсә, мин аны аңламас идем. Үзем аша уздырып, шул халәт аша чыкмасам, миңа аны аңлатып бирә алмаслар иде. Сез нәрсә беләсез соң, дияр идем. Хәзер шул вакытларга борылып карыйм да: «Җаныем, син нишләп яттың соң?» – дим. Төшенкелеккә бирелеп яту – гөнаһ та бит әле ул. Бу урта яшь кризисы, күчеш чоры булган күрәсең.

– Андый төшенкелектән ниндидер күңелгә якын шөгыль ярдәмендә чыгучылар да бар. Син бит җырлар да язасың. Иҗат сиңа булышмадымы?

– Көйләрне тетрәндергеч хәлләр булганда гына язам. «Киттең» җыры энемне югалткач язылды. Аны халык яратып кабул итте. «Әтиемә» җырын әтинең туган көненә яздым. Кунаклар җыеласын белдем дә, пианино каршына утырып, Әхмәт Гадел җыентыгын ачып иҗат иттем. Әтигә шундый җыр бүләк итәсем килде. Бу профессионализм түгел. Зө-Ләй-Лә төркеме белән 10–15 ләп җырымны башкарганыбыздыр. Хәзер «Апуш»та ике спектакльдә дә минем көйләрем. Үзем язам, үзем оялам. Яшь чакта, актриса буласым килә, дигән сүзне әйтүдән дә ояла идем. Кеше белсә, уңайсыз. Ул бит – шундый һөнәр: анда бик матур, талантлы кешеләр генә булырга тиеш. Ә мин үземне кимсетебрәк яши идем.

– Ә тамашачы синең дә талантыңны күрә, уеныңны ярата. Моңа кадәр Зөлфия Вәлиеваны «Сүнгән йолдызлар»да – Сәрвәр, «Башмагым»да- Сәрвәр кебек лирик образларда, фильмнарда да сынауларны җиңеп чыгучы хатын-кыз рольләрендә күрә идек. Соңгы вакытта син бөтенләй башка амплуада. «Йөрәккә дә ремонт кирәк» спектаклендәге Тәнзилә ролендә танып булмый, комик рольләрне дә үзенә бер осталык белән уйныйсың. Ә күңелең андый образны ничек кабул итә?

– Мин үземне кимсетеп яшәүдән арыдым һәм әз генә бәйдән ычкына башладым. Бу – яхшы мәгънәдә. Тыелып, һаман контрольдә тотып, «әле үсәсе бар» дигән фикерне үземдә бетереп: «Әйдә, 50 яшькә җитеп күпме тыелырга була инде», – дидем. Без бу әсәрне май аенда укыдык, көзгә чыгарырга тиеш идек. Мин, укыгач та: «Лирик геройны уйныйм», – дидем. Минеке ул. Үз ярын көтә торган ялгыз хатын. Шундый амплуа миндә бар бит инде. Ә режиссер Зиннур Сөләйманов: «Тәнзилә – синең образ», – ди. «Юк, Зиннур, ялгышсың. Миңа андый рольне бирергә ярамый, мин аны уйный белмим», – дим. Яңадан укый башладым. Тәнзилә ничек ябыгырга белми, үзен тыя алмый. Образ шуңа корылган. «Зиннур, син мине бу образда күрәсеңме?» – дим. «Күрәм», – ди. Мин аңа ышандым да интернеттан тазарта торган костюм эзли башладым. Ул табигый булырга тиеш. Аяктан алып муенга кадәр кия торган костюм таптым. Премьера башланырга 15 минут кала мин гримланган, чәчләрем күпертелгән, әзер идем. Һәм шунда капландым да үкереп елый башладым. «Булмый миннән, образны таба алмадым», – дим. Зиннур керде дә: «Нишлисең син? Үзеңне кулга ал», – ди. Рольләр менә шулай күз яшьләре, авыртулар аша чыга. Бу сүзләрне мактану өчен әйтмим. Нәрсә булса шул булыр дип, сәхнәгә чыгып киттем. Беренчесен, икенчесен уйнадык. Спектакль әйбәтләнә, тамашачы көлә, кул чаба. Мин дә котыра-котыра уйный башладым. «Кара әле, була түгелме соң, Зөлфия, син булдырасың ич», – дим. Шулай итеп ышаныч туды. «Зөлфия, мин сине түгел, образны күрдем», – дигән кайтавазлар да килә башлады. Артист өчен бу – бик зур нәрсә инде.

– Рольләрсез утырган чакларың да бар иде бит...

– Әйе, җиде елга якын бер генә яңа ролем дә булмады.

– Ул чорны ничек уздыра алдың?

– Болай да шикләнә торган кеше, рольләрем дә булмагач: «Мин дөрес юлдан китмәгәнмен», – дип үземне ышандырып, төннәрен елап, иремне интектереп яшәдем. Шуннан үземә шөгыль табып, мендәрчекләр чигәргә тотындым. 39 яшемдә Латыйфаны таптым. Күрәсең, ул көннәр дә кирәк булгандыр. Башта борчылдым, аннары театрдагы хәлләрне, кешеләргә мөнәсәбәтне, театрдагы мохитне күрдем, юләр хатын түгел бит инде. Ул чакта болар хакында сөйли алмый идем. Шул хәлләрдән соң, бүгенге мөмкинлекләрне тоеп, мин үз дөньяма кайтуыма инандым, хыялларымда булган тормыш килде һәм мин шуның үзәгендә утырам, Аллаһыма рәхмәтлемен. Ә бит бер генә дә иге-чиге булмас кебек иде. Юкка гына дөньяның матур булуына ышанасың, дим. Миңа төшләр керә башлады. Имеш, бөтерелеп ятам икән. Яшәргә бер хәлем юк. Әз генә күземне ачып карасам, бөтен яктан яныма атлар килә. Берсе баш өстемнән йомшак, җылы теле белән ялап алды. Шул урыннан миңа хәл, энергия керә башлады. Шул төш мине дәвалады. Тирән сулыш алып, көч табып яши башладым.

– Син башта театр артисты булырга түгел, ә музыка училищесына укырга кергәнсең бит. Ничек артист булып киттең?

– Музыка училищесына хор дирижерларын әзерли торган бүлеккә кердем. Затлы, зыялы кеше генә артист булырга тиеш дигән уй белән яшәдем бит. Дүрт ел укыгач, чыгарылыш кичәсендә кызлар белән «капустник» спектакльләр оештырдык. Мин дүрт укытучыма пародия ясадым. Әллә ничә рольдә чыгыш ясадым. Әнинең парикларын, күлмәкләрен, аяк киемнәрен алып килдем, бик дәртләнеп эшләдем. Миңа рәхәт иде. Ә моңа кадәр ярты еллап элек Тинчурин театрының атаклы артисты Гата абый Нуруллин училищеда җырчылар белән театр түгәрәге җитәкли иде. Мин ишекне ачып карадым да: «Нишлисез?» – дим. Спектакль куялар икән. Анда Вил Усманов, Гөлнара Тимерҗанова, Рәниф Вахитов һәм башкалар бар иде. Кереп, репетицияләрен карап утырдым. Шуны күреп «агуландым». Аннары кабат аларга кереп: «Миңа да берәр роль булмасмы?» – дип сорадым. Шулай итеп спектакльдә уйнадык. Шул вакытта миңа яраткан укытучым театр училищесына кереп карарга киңәш итте. Читтән мондый фикерне ишеткәч, барып карарга булдым. Нәкъ шул елны Тинчурин театры режиссеры Рәшит Заһидуллин курс җыйды. Консерваториягә керергә тиеш идем, бармадым. Хорда басып торасым килми. Аннан чыгып, үземне күрсәтәсем килә. Беркемгә дә әйтмәдем, шыпырт кына мәдәният институтына документларымны илтеп бирдем. Алар аптырап калдылар. Һәм миңа шул юлдан нигә китүемне исбатларга кирәк иде. Гомер буе исбатлыйм. Әти әле бер көн: «Кызым, син сәхнәгә чыгып маймылланып йөрүдән туймадыңмы әле?» – дип сорады. Әти – балта остасы. «Ә син агачларың белән станокларың янында йөрисең, туймадыңмы?» – дим. «Һе, чагыштырдың...» – ди. Инде халык артисты булып та, мин әтигә һаман эшебезнең җитди булуын исбатлый алмаганмын.

– Актрисаның иренә җиңел түгел. Тәлгатьтә курку, шикләнүләр сиздеңме, булдымы?

– Булгандыр. Әйтмәсә дә, мин аны сиздем. Киноларда төшкәндә чит кеше белән ирле-хатынлы булып уйнарга да туры килде. Әле кичә генә Рамил Минханов белән «Хыял артыннан» спектаклендә уйнадык. Анда ахырда без үбешергә тиеш. Чәчәк бәйләме артына яшеренеп үбешәбез. Тамашачы күрмәсә дә, икенче яктан орекстр карап утыра бит инде. Бер-беребезгә хәтта битләребез дә терәлми. Оркестр безнең нишләгәнне дә, тамашачының реакциясен дә күреп елмаеп утыра. Ә халык үбешәләр дип, ах итеп кул чаба. Менә моны ирең, якыннарың аңласа гына яшәп була. Бу бит – ышандырып алдау. Шундый хезмәт инде.

– Һәр кеше тормышында сикәлтәле вакытлар була. «Бер дә ачуланышмыйбыз», – диючеләрнең алдашуын аңлыйбыз бит инде. Сезнең гаилә кризисын җайлап җибәрүче кем?

– Күп булды андый вакытлар. Без 27 ел бергә. Хатын-кыз белән ир-ат бер-берсен тәрбияли, шомарта. Тәлгать белән өч тапкыр чын-чынлап аерылышабыз дигән вакыт булды. Минем бу хакта сөйләгәнем дә юк иде. Берсе йорт сатып алыр алдыннан. Шәһәр фатирында яшәп, энергиям сүнә башлады. «Миңа ниндидер ирек, табигать, тынычлык кирәк», – дим. Ә Тәлгать: «Мин – авыл малае, үз йортыңда яшәүнең ни икәнен беләм, син дөрес хыялланмыйсың, аңламыйсың. Миңа кирәк түгел», – ди. Ике арада бәхәс барлыкка килде. «Матурым, шушы урында безнең юллар аерылырга тиеш инде. Син бер якка, мин икенче якка бергәләп бара алмыйбыз», – дим. Берәр атна уйлаштык. Шулай аерылышабыз микән, дип башка әллә нинди уйлар килә башлады. Шуннан Тәлгать: «Әйдә, барып карыйбыз», – диде. Мин әзрәк кискен, кызып китәм, дуамал, хисле хатын. Тәлгатьтә акыл күбрәк. Әти-әни белән ничек сөйләшергә кирәген дә өйрәтә, сабыррак булырга куша. Ә ул бит миннән җиде яшькә яшьрәк. Яшьтәме хикмәт?

– Ә иреңә багышлап җыр язганың бармы?

– Бар ич, «Асылташ» дигән җырым. Зө-Ләй-Лә җырлады.

– Ә балаларыгызга дөрес тәрбия, җитәрлек игътибар бирә алдым дип әйтә аласыңмы?

Әйтә алам. Минем эчемдә табигатьтән балаларга, гаиләгә карата зур җаваплылык утыра. Кечкенә чакта да әнигә бик сирәк калдыра идем. Латыйфаны ике айлык вакытта Зө-Ләй-Лә белән Самарага концертка алып киттем. Тугыз айлык вакытта Мәскәүгә. Улым Кәримне дә, кызымны да өч яшь ярымга кадәр имездем. Җаваплылык хисем бик көчле. Аның әҗере дә бар, Аллага шөкер. Энемнең кызы Динара да бездә үсте. Авырлыклар да булды. Аның хәзер – үз карьерасы. Матурланып, үсеп китте.

– Бүген син чит балаларга да татар сәнгатенең матурлыгын өйрәтәсең. Шәп спектакльләр куясыз. Уңышларыгыз да зур. Ничек вакыт табасың?

– Бу миңа кирәк. Бу эштән ләззәт алам. Балага нәрсәдер өйрәтәм, ул үсә, аның уңышын күрүдән миңа рәхәт. Мин ансыз яши алмыйм. «Апуш»ка да рәхмәтлемен, ул үсә, районнарга да тарала. Ләкин миндә бер хыял яши. Театр өлкәсендә сәләтле балаларны җыеп, республика күләмендәге Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге беренче татар балалар театры мәктәбен оештырасым килә. Ул театрларга актерларны гына түгел, үсмер чактан ук ут, тавыш куючыларны әзерли торган мәктәп булырга тиеш. Бу – театрның киләчәге, шәхесләрне үстерү өчен кирәк.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре