Татарстанда сайлау хокуклары үтәлешенә багышланган кайнар элемтә эшли башлады

Татарстанда гражданнарның сайлау хокуклары үтәлеше мәсьәләләренә багышланган кайнар элемтә ачылды.

Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика халкы шушы номерга шалтыратып, хокук бозулар турында әйтә ала.

  • Белгечләр белән элемтә номеры: +7 (939) 345-37-50.

16 сентябрьгә кадәр шалтыратулар иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр кабул ителә, ә 17-19 сентябрьдә — иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр — сайлау участокларының эш вакыты дәвамында шалтыратырга була.

Татарстан Республикасындагы омбудсмен Сәрия Сабурская сүзләренчә, мондый тәҗрибә Татарстанда 2020 елдан бирле кулланыла. Былтыр Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен һәм Татарстан Президентын сайлауда тавыш биргән вакытта өч йөздән артык шалтырату кабул ителгән.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарның сайлау хокукын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Һәрбер мөрәҗәгать тиз арада тикшерелә. Кирәк булган очракта, вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре урынга барып, эшне Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комитеты белән берлектә оештыра», — диде Сәрия Сабурская.


Фикер өстәү