“Роспотребнадзор” Мәскәүдә бер гаиләдә ике кешенең үлеменә китергән карбызларда нәрсә булганлыгы турында сөйләгән

Мәскәүнең Совхозная урамында яшәүче 61 яшьлек хатын-кызның һәм 15 яшьлек кызчыкның карбыз белән агуланып үлү сәбәбе ачыкланган. Карбызда бөҗәкләрне юк итү өчен билгеләнгән матдә – цигатрин эзләре табылган. Бу хакта “Роспотребнадзор” хәбәр итә.

Дезинсекция матдәсе кибеттәге башка карбызларда да табылган. Шул ук вакытта Совхозная урамындагы йортта алынган һава һәм су пробаларында хәтәр матдәләр табылмаган.
Исегезгә төшерәбез: Мәскәүдә бер гаилә кибеттән сатып алынган карбыз ашаганнан соң хастаханәгә озатылган. 61 яшьлек хатын-кыз һәм аның 15 яшьлек оныгы вафат булган. Кызчыкның әнисе хастаханәдә авыл хәлдә ята.
Соңрак шушы йорттан һәм күрше йортлардан тагын10 кеше хастаханәгә салынган.
Моңа кадәр “Пятый канал” хәбәр иткәнчә, кибетнең сәүдә залындагы күзәтү камералары бүлмәне “эшкәртеп” йөрүче респираторлы бер хезмәткәрне “тоткан”. Кадрлардан күренгәнчә бу ир, респираторын салып, нигәдер карбыз киштәләре янында тукталып калган, шуннан соң тиз генә юк булган.


Фикер өстәү