Карбыз ашап агуланып үлү буенча кузгатылган җинаять эшендә шикләнелүче тоткарланган

«Магнит»та сатып алынган карбыз ашап әбисе һәм оныгының үлү факты буенча җинаять эше тикшерелә. Тикшерү хәбәр иткәнчә, 9 сентябрьдә Мәскәүдә кискен интоксикация билгеләре белән хастаханәгә 3 кеше эләккән. Әбине һәм яшүсмерне коткарып кала алмаганнар.

Фаҗига булган районда Россия Тикшерү комитеты һәм Роспотребнадзор тикшерүчеләре азык-төлек кибетләрен тикшергән. Шулай ук хезмәткәрләр Совхозная урамындагы йортның фатирын караганнар. Су, һава, савыт-саба, дарулар, азык-төлек һәм карбыз калдыкларын тикшергәннәр. Хәзерге вакытта 40 тан артык экспертиза билгеләнгән.

Фаҗиганең сәбәбе — «Магнит»та дезинфекция үткәрү кагыйдәләрен бозу. Хокук саклау органнары кибет хезмәткәрләре белән аралашкан, шулай ук алар анда кулланылган матдә үрнәкләрен алган.

Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүче тоткарлана. Ул сәүдә мәйданнары биналарын зарарсызландыру хезмәтен башкара торган шәхси оешманың 39 яшьлек хезмәткәре булган. Хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Тикшерү комитеты.


Фикер өстәү