Яхшыга ияләнгәч, югалтасы килми

Матурлык һәм чисталык турында Чистайда сөйләштеләр. Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының утырышы бу калада узды.

– Ни өчен нәкъ менә Чистайга җыелырга булдыкмы? Сәбәбе гади аның. Әлеге шәһәр мисалында без иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү, тирә-якны тәртипкә китерү үрнәген күрәбез, диде Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин. – Чистай – бик матур шәһәр. Биредә район архитекторлары 240 ел эчендәге барлык тарихи үзәкне саклап калганнар. Бу – зур хезмәт! Тагын шунысы да бар – биредә яшәүче халыкның үз җиренә булган мәхәббәтеннән башка бу кадәр гүзәллекне саклап та булмас иде.

Чистай районы хакимияте башлыгы Дмитрий Иванов сүзләренә караганда, республикада парк-скверлар төзи башлаганчы, Чистайда инде аларны ясап та куйган булалар. Быел алар «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» дип аталган федераль программа кысасында узучы «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит тудыру» (кече шәһәрләр һәм тарихи бистәләр өчен) бәйгесендә икенче мәртәбә җиңгәннәр һәм 50 млн сум күләмендә грант отканнар. Сүз уңаеннан, әлеге программа Татарстан тәкъдиме белән барлыкка килде. Өч ел эчендә республикадан 26 проект бу бәйге аша 1 млрд 600 млн сум күләмендә грант алды.

– Бу акчаны башта үзәк бульварны ясауга тоттык. «Чулман» яр буен тәртипкә китердек. Быелгы грантка исә яр буен зурайтып, җәяүлеләр йөри торган юл ясап, шуңа күпер куеп, парк-скверларга килеп чыга торган итәчәкбез, – ди район башлыгы. – Дәүләт программаларыннан тыш, иганәчеләребез дә ярдәм итеп тора. Чистайда нефть чыкмаса да, нефтьчеләр безне онытмый. Гел булышып торалар.

Район башлыгы утырыш башланганчы кунакларга Чистай шәһәрен күрсәтте. Алар дәүләт программалары ярдәме белән төзелгән күп кенә объектларга тукталдылар. Парк-скверларны карап чыктылар. «Татнефть-Олимп» стадионын күреп тә шаккаттылар. Кышын эшли башлаячак чаңгы базасына да бардылар. «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалдында халык белән аралаштылар.

– Ишегалдыбыз бөтенләй башка төсмер алды. Сокланып туя алмыйм. Оныклар белән йөрергә күңелле. Уен мәйданчыклары бигрәк матур булган. Татарстан Президентына рәхмәтебезне җиткерегез әле, – ди үзен Сергей Данилов дип таныштырган абзый. Берәү рәхмәт әйтсә, икенчеләр, җитәкчеләрне күрүгә, гозерләрен җиткереп калырга тырыша. Баксаң, төзекләндерелгән ишегалдының да үз проблемалары җитәрлек икән.

Татьяна ханым сүзләренә караганда, төзүчеләр тротуарны ясаганда уйлап җиткермәгән. Җәяүлеләр юлы тау сыман күпереп тора, ди бу ханым.

– Безгә кышын йөрү авыр булачак. Юлларны кем җыештырырга тиеш? Идарәче оешманың урам себерүчесе карны көри, әмма мәктәпкә илтә торган юлныкы кала. Ишегалдыннан чыккан карны балалар мәйданчыгына илтеп аударалар. Аны кем алып чыгарга тиеш? – ди ул.

Александр Тыгин исә шул арада урам себерүченең хезмәт хакын да белешеп килгән булып чыкты.

– Җыештыручыгыз 14 мең сум акча ала икән. Карны кем көрәсен инде?! Әлбәттә, бу проблеманы сез идарәче оешма белән бергә хәл итәргә тиеш. Акчасын түлисез бит, таләп итә белергә дә кирәк! Кемдер килеп эшләп бирер дип көтмәгез, активрак булыгыз, – ди Александр Тыгин.

Шәһәр матур, парк-скверларда күзләрне иркәләп матур чәчәкләр үсеп утыра. Бар җирдә тәртип. Бер уйласаң, зарланырлык урын юк. Әмма яхшыга бер ияләнгәч, аны югалтасы килми. Район башлыгы иҗтимагый киңлекләрне карап тору өчен финанслау җитми, дип борчыла. Баксаң, паркларда үсүче кыйммәтле агач-куакларны да белеп тәрбияләп торучы кирәк икән.

– Бөтен объектлар район балансында тора. Бер бездә генә түгел ул. Бөтен шәһәр-районнарда шул ук хәл. Әмма аларны карап тору өчен безнең мөмкинлек җитми. Тиешле дәрәҗәдә саклап тоту өчен акча кирәк. Дәүләт бюджетын төзегәндә, менә бу проблеманы хәл итәсе иде, – ди Дмитрий Иванов. Чистайда иҗтимагый киңлекләрне карап тоту өчен елына 1 миллион сумнан артык акча кирәк икән.

Александр Тыгин бу мәсьәләне тикшерергә сүз бирде. Утырышта күтәрелгән проблемалар моның белән генә бетми әле. Комитет вәкилләре Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итәргә җыеналар. Сәбәбе – республикада социаль ипотека алучылар «Ана капиталы»н торак өчен түләргә тота алмый. Депутат Марат Нуриев,әлеге проблеманы күптән өйрәнәбез, ди.

– Республикада социаль ипотека программасы 2005 елдан бирле эшли. Шушы вакыт эчендә бюджетта эшләүче 170 мең гаилә әлеге программа ярдәме белән фатир алган. Шуларның 19 меңе «Ана капиталы» акчасын кулланып бурычын киметкән. Әмма 2020 елның октябреннән андый мөмкинлек юкка чыкты. Депутатлар әлеге проблеманы хәл итеп, Татарстанда яшәче 4 мең гаиләгә ярдәм итмәкче була, мәсьәләне парламент утырышында да күтәрәчәкләр.

САН

Соңгы биш ел эчендә республиканың 45 районында 6 млн кв. метр мәйданда 443 объект төзелгән. Моның өчен федераль бюджеттан 4,8 млрд сум акча тотылган, республика бюджетыннан 9,8 млрд сум акча бирелгән. 2021 елга исә 1,5 млрд сумлык 49 объект сафка басачак.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү