Кичке сәгать 6га республикада барлык сайлаучыларның 74,95 проценты тавыш биргән.
Иң актив сайлаучылар Ютазы районында. Биредә сайлау хокукы булган халыкның 95 процентыка якыны тавыш биргән. Бу – республикадагы иң зур күрсәткеч. Икенче урында – Актаныш районы. Бу районда сайлаучыларның 94 проценты тирәсе сайлау участокларына килгән. Балтач районында да сайлаучыларның 94 процентка якыны тавыш биргән.
Иң түбән күрсәткечләр Казанда теркәлгән.