Күңел кушканнарны сайлап…

Өч көн буе Татарстан халкы сайлауларга барды. Җомга иртәдән башланган тавыш бирү инде ахырына якынлаша. “ВТ” журналисты сайлаучылар белән аралашты.

Казанның Юлиус Фучик урамында урнашкан 24 нче йортта яшәүче Нәсимә апа Сафина сайлауларны көтеп торган.
– Бер дә калдырганым юк. Илнең киләчәге өчен бик борчылам. Телевизордан бөтен яңалыкларны карап барам, кандидатлар хакында укып чыктым. Кемгә ышанырга кирәген беләм. Мәскәүгә китәсе дупутатларның күбесе үз эшен күрсәткән кешеләр бит инде. Шуңа да зур ышаныч белән тавыш бирдем. Ил язмышы бездән тора, – ди ул. – Миңа әллә ни күп кирәкми. Байлык дип борчылмыйм. Саулыгым кадерле. Поликлиникаларга еш йөрмәскә тырышам. Сәламәтлек үз кулыбызда дип уйлыйм. Ризыкны карап кына ашыйм. Табын яныннан туяр-туймас китәм. Һәр иртә җәяү йөреп кайтам. Үземне карап яшәгәч, проблемалар аз була.
Җиңү Проспекты 224 б йортында яшәүче Халисә Шәрифуллина быел пенсиягә чыга икән. Аның түрәләргә өмете зурдан.


– Пенсия яшен озайтсалар да, шөкер, матур гына эшләп йөрдем. Озакламый пенсиягә чыгам. Торырга фатирыбыз бар, ипотекаларны түләп бетердек инде. Кредитларбыз юк. Бабай белән икәү лаеклы ялда сәяхәт кылырга җыенабыз. Яшьлегебез җиңел булмады. Үзебез өчен дә, балалар өчен дә тырыштык. Инде калган көннәрне авырмыйча гына үткәрсәк иде, – ди ул. – Күңелем кушкан кешеләр өчен тавыш бирдем. Мәскәүдә дә безнекеләр утырсын әле, дим. Минем бер генә теләк – пенсияне арттырсыннар иде.
389 сайлау участогына күбрәк яшьләр йөри икән. Банк хезмәткәре Ләйсән Мостафина сайлауга гаиләсе белән килгән. Моңа кадәр Сабада сайлаган.


– Күптән түгел моннан фатир сатып алдык. Шәһәрдәге сайлаулар белән авылныкы нык аерыла. Шәһәрдә бәйрәм рухы юк. Авылларда исә, матур уза инде, – ди ул. – Тавыш бирүне ял көненә махсус калдырдык. Нигәдер сайлаулар ял көне уза дип күңелдә калган. Традицияне бозмадык инде. Әни төсле мин дә бәйрәм ясадым. Зур итеп бәлеш салдым. Сайлауның үз файдасы бар аның – беләзеге бушлай йөртә, кичкә концерт көтә. Начар яшәмибез, илләр генә тыныч булсын!


Сайлау участокларында бүген ярминкәләр дә гөрләде. Анда килгән халык сайлап та китте, арзан бәядән азык-төлек тә алды. Чынлап та, монда бәяләр “тешләми”. Дөгенең килосын – 55, карабодайны – 45, шикәр комын 40 сумга алып була иде. Көнбагыш маеның бер көнгә булса да бәясе төшкән. Ул бүген 90 сум иде.
– Элек сайлау участокларында пешкән ризыклар сата идек. Халык бик яратып алды. Быел пешермәдек, ярмалар,он, сыек май, хуҗалык товарлары сатабыз. Алучылар бар, – ди Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 121 гимназиянең ашханә мөдире Айсылу ханым.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү