Пермь университетында атыш оештырган егетнең әнисе аның “идеаль бала” булганлыгын әйткән

Пермь дәүләт университетында атыш оештырган 18 яшьлек Тимур Бекмансуровның әнисе, сорау алганда, баласының кайбер кешеләрне бик өнәп бетермәгәнлеген, әмма аралашучан һәм тыныч булганлыгын әйткән. Аны хәрби тематика, компьютер уеннары кызыксындырган, киләчәктә хәрби яки полиция хезмәткәре булырга хыялланган. Ана кеше әйтүенчә, ул “идеаль бала” булган. Бекмансуровның әнисе сорау алганда ниләр сөйләгәнен SHOT телеграм-каналы бастырып чыгарган.
“Җиңел укыды, хәтере бик яхшы иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң үзе үк Пермь дәүләт илкүләм-тикшеренү университетының юридик факультетына “суд экспертизасы” белгечлеге буенча укырга керергә карар итте. Улымның хәрби хезмәткәр булу яки полициядә эшләү хыялы бар иде, әмма сәламәтлеге начаррак булу сәбәпле бу өлкәләргә үтеп керә алмаячагын аңлагач, әлеге һөнәрләргә якынрак һөнәрне сайлады”, – дип сөйләгән ана.
Сүз уңаеннан, Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергәнчә, Пермь университетындагы атышта зыян күргән 20 кешенең 9ы хастаханәдә авыр хәлдә ята.


Фикер өстәү