Хәлиткеч унъеллык: «Мин монда тревога күтәрү өчен чыктым: дөнья йокысыннан уянырга тиеш»

Соңгы көннәрдә Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасының 76 нчы Генераль Ассамблеясы барды бит. Анда дәүләт лидерлары, дөньякүләм сәясәтчеләр чыгыш ясады һәм чаң какты. Моңарчы бер генә Генераль Ассамблеяда да алай ачыргаланып сөйләшүләр булмаган иде. Эшнең асылына төшенү өчен, БМО Генераль секретаре Антониу Гутеррешның чыгышыннан бер өзек китерик: «Мин монда тревога күтәрү өчен чыктым: дөнья йокысыннан уянырга тиеш. Без упкын чигендә һәм дөрес булмаган юнәлештә хәрәкәт итәбез. Безнең дөньябызның беркайчан да мондый янаулар алдында калганы һәм болай ук таркау булганы юк иде».

Гутеррешның сүзләренә шул трибунадан чыгыш ясаган Байденныкын китереп ялгыйк: «Без дөнья өчен хәлиткеч унъеллыкның, туры мәгънәсендә кешелекнең киләчәген билгеләячәк унъеллыкның, таңында басып торабыз…» Байден, әлбәттә, үзе язмаган бу юлларны. Деменциясе көчәеп баручы бу карт чынбарлыкның дөрес картинасын аз гына да чамалый алмый. Кешелек галәме алдында торган проблемалардан чыгу юлын түгел, ул әле конференция барган залдан чыгу юлын да мөстәкыйль таба алмый. Президент чыгышын демпартия спичрайтерлары язып биргән. Искәртик: спичрайтер дип Президентлар өчен доклад әзерләүчеләрне атыйлар. Тагын бер нәрсәне әйтеп үтик: БМО карарларын бүген дөньяның бер генә халкы да, бер генә дәүләте дә, хәтта бер генә сәяси төркем дә үтәми, төкереп бирәләр. Лидерларның шундый вәкаләтсез трибунага чыгып күз яшьләрен җиңгә сөртүе дөньякүләм хәлләрнең, чынлап та, мөшкел булуын сөйли. Бездән мәгълүматлырак кешеләр чыгыш ясый анда һәм вазгыятьнең чын торышы аларга күбрәк күренә.

Без исә, әйдә, дөнья вакыйгалары калейдоскобыннан берничәсен аерып чыгарыйк. Кытайда әле генә зур бер проектның состав өлеше булган төзелеп бетмәгән 15 күктерәр йортны (небоскребны) җимерделәр. Сәбәбе: йортларга ихтыяҗ юк һәм булмаячак та. Аларга ничә миллиард доллар акча тыгылганын без белмибез. Дөньяның иң күп халкы яши торган ил демографик кризис упкынына кереп бара. Төшеп батмас өчен, анда да «ана капиталы» керттеләр. Әмма без беләбез бит инде: «ана капиталы» кризисны чишәргә булышмый. Кытайдан тагын бер факт: анда блогерларга, төрмә куркынычы белән янап, финанс фаразлары ясаудан тыйдылар. Үзен социалистик ил позициясенә куярга яратса да, Кытай – глобаль капитализмның состав бер өлеше. Өстик: иң мөһим бер өлеше.

Капитализмны дөньяга чыгарган һәм кешелек җәмгыятенә таккан «карт» Англиягә килик әле. Британия Хөкүмәте ит, кош ите һәм төргәкләнгән азык-төлек продукты дефицитын туктатырга азаплана. Кытлык электр энергиясенә бәяләрнең кискен артуы сәбәпле туды. Англиянең популяр газеталарының берсе Daili Mailның язма исеме: «Ит ике атнадан бетәчәк, ә раштуа табынын газ кризисы куркынычы астында әзерләргә туры килер». Европада «сыек ягулык»ка бәяләрнең ничек итеп күкләргә ашканын беләсездер инде. Ә ни өчен? Әле бер ел элек кенә ул бәяләр плинтустан түбән төшкән иде бит. Газны куяр урын юк иде. Безгә, Россия экспортны киметте, дип аңлатмак булалар моны. Юк, Россия 2020 елдагыдан азрак озатмый газны Көнбатышка. Җитмәсә, Төркия Себер газын арзанга гына сатып алуны нык арттырды да аны мыштым гына Европага бәясен күтәреп сатып ята. Менә шуны да кушсаң, газ экспорты кимемәде, бәлки арткандадыр әле. Газның бер үзенчәлеге бар бит: скважина казыдыңмы, бәрә дә чыга инде ул, юлына бөке куеп булмый. Бәреп чыккан газны сатмый кая куясың, җир асты саклагычлары тиз тулачак. Димәк, проблема ягулык дефицитында түгел.

Гонконгка килик әле. Ул да бит әле генә Британия кул астында иде. Ике-өч көн элек кенә көндәшлек итүче ике триада (Кытайда мафияне шулай «өчлек» дип атап йөртәләр) шәһәр урамнарында автомобильдә узыштылар. Эш шунда: Сань И Онь триадасының дүрт бандиты 26 яшьлек официантны кыйнаганнар. Официантның исә икенче бер мафиядә дуслары бар икән. Шул триада вәкилләре Сань И Онь бандитларын машинада шәһәр буйлап куды. Бу кадәресе гаҗәп түгел аның. Кызыгы шунда: качып баручы триада автомобильдә Кхуайчхин полиция участогының капкасын бәрдереп керде һәм эчке парковкага үтеп, хокук саклаучыларның аягына яклау сорап егылды. Сюжетның менә бу өлеше: мафиянең ярдәм сорап полициягә килүе кызыклы һәм гыйбрәтле, билгеле.

Кайчандыр Англия колониясе булган Австралиядә дә эшләр шәп түгел. Ике көн элек кенә төзүчеләр үз профсоюзларының бинасын җимерделәр, кирпечен кирпечкә аерырга азапландылар. Мельбрун урамнарында халык полицияне куа, соңгысы аларга резин пулялардан ата. Җир шарының кайсыдыр почмагында дәүләт түнтәрелеше булмаган атнаны табу кыен. Европада гыйсъянчылар шулай ук урамнарны тутыра. Барлык илләрдә дә инфляция хакимлек итә. Пандемия кешеләрне аяктан ега. Климат үзгәрешләре китереп чыгарган катастрофалар саны прогрессия буенча арта. Техноген катастрофалар да кимен куймый. Җитмәсә, Канар утрауларында вулкан ату һәлакәт масштабына якынлаша. Лава ташкыны инде торак пунктларга килеп җитте һәм 180 йортны ялмап алды. Испания Премьеры Педро Санчес Нью-Йоркка визитын калдырып (Генераль Ассамблеяга бармыйча), каза урынына килде.

Менә бу тетрәнүләрнең барысының да нигезе бер: Гуттереш әйткәнчә, «без дөрес булмаган юнәлештә хәрәкәт итәбез»… Бу хәрәкәтнең юнәлеше күптән, моннан берничә йөз еллар элек сайланган иде. Европада гыйбриләр беренче тапкыр процент капиталын кертү белән, кешелек җәмгыяте үзенең фаҗигасенә таба юл тотты. Күпләр белмиләрдер: кайчандыр Европада да процентка акча бирү һәм алу катгый тыелган, моның өчен җәза каралган иде. Шул тыюны алып ташлау белән, җәмгыять бүген килеп терәлгән упкынга таба хәрәкәт итә башлады. Ике зур бөтендөнья сугышын кичте. Йөз елга якын элек Бөек депрессиягә эләгеп, ачлыктан миллионнар башын салды. Юк, алар азык-төлек булмаудан түгел, акча юклыктан ачыктылар. Бөек депрессиядә акча басуны чикләгән, кешеләр кулындагы алтынны тартып алган иделәр, хәзер, киресенчә, чикләнмәгән күләмдә акча баса башладылар. Икесенең дә нәтиҗәсе бер: ачлык һәм бөлгенлек, шуның артыннан котылгысыз рәвештә килә торган зур сугыш. Ә бит процент капиталы үзе генә йөрми. Аны нигезләү өчен әхлакны юк итү, кешелек дәрәҗәсен таптау мәҗбүрилеге туа. Шунсыз кешеләр уйлаудан туктап, күзләре тонган хәлдә бер-берсен узыша башламыйлар. Бөтен пропаганда, матур әдәбият һәм сәнгать шул максатларга хезмәт итә. Аллаһы Тәгалә исә бу уңайдан кисәтә кешеләрне: «Аллаһ риба белән кергән малны һәлак итә…» – ди (Коръән, «Бәкарә» сүрәсе, 276 нчы аятьнең мәгънәви тәфсире). Менә бу дәһшәтле рәвештә якынлашучы глобаль кризис, бөтен дөньяда халыкларның үрсәләнеп һәм ачыргаланып урамнарга чыгуы шул вәгъдәнең тормышка ашырылу процессы бит инде.

Кешеләр, аптырагач, социализмны сагына башладылар. Марксизм идеясе Америка университетларында популярлашып бара. Беләсезме ул идеяне кем үткәрә һәм байрак итеп күтәрә? Олигархик капитал ияләре. Әйе, әйе, нәкъ коммунизмдагыча малны паеклап бүлеп бирү, урта сыйныфны юк итеп, массаларны тигезләү идеясе җайлап кына мәйданга чыгарыла. База кереме дигән матавык, Англиядәге буш ит киштәләре шул идеягә таба баруның адымнары бит инде. Дефицит ясалма тудырыла. Без сагынган социализм бөтен тишекләрдән ишек шакый. Әмма ул кешеләрне бәхетле итмәячәк. Массалар әлегә белмиләр: үсешнең альтернатив юлы бар. Һәм ул мәйданга чыгачак. Авырлык белән һәм зур югалтулардан соң чыгачак, билгеле. Берничә елдан, Аллаһ теләсә, кешелек җәмгыяте үзенең якындагы үткәненә куркыныч төшкә караган кебек караячак. Кәгазь һәм электрон акча чүплеккә очачак, рибага мал алу бетәчәк. Сәүдәгәр тартмаларына яңадан алтын һәм көмеш акча явачак. Глобаль капитализмны иярләгән олигархик капитал ияләре халыкларны һәлакәтле юнәлештә алып барырга омтылачак, әлбәттә. Тик һәр нәрсәнең чиге бар.

                            Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү