Алексей Песошин Машина төзүчеләр көне белән котлады

26 сентябрь – Машина төзүчеләр көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Татарстан Республикасы асылда халык хуҗалыгының барлык өлкәләре өчен югары технологияле, көндәшлеккә сәләтле продукция эшләп чыгаручы машина төзелеше тармагы белән хаклы рәвештә горурланырга мөмкин, – диелә котлауда. – Машина төзү хезмәткәрләре көне республика өчен – аерым зур бәйрәм. Чөнки Татарстан инде күптән Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә машина төзелеше продукциясен җитештерүче сыйфатында инде күптән үзен танытуга иреште.

Республиканың машина төзелеше тармагын үстерүгә предприятиеләрдә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү, барлык матди, финанс һәм хезмәт ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану ярдәм итә. Эшчеләрнең һәм инженер-техник персоналның хезмәте белән производствоның сыйфаты, ышанычлылыгы тәэмин ителә.

Тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм һәм аларга нык сәламәтлек, бәхет, эштә уңышлар, планнарының уңышлы тормышка ашырылуын телим».


Фикер өстәү