Самолет яшен сукканнан соң ашыгыч рәвештә төшеп утырган

Екатеринбургтан Сочига очкан Azur Air авиакомпаниясе самолетына яшен суккан, борт Краснодар аэропортында ашыгыч рәвештә төшеп утырды. Бу хакта самолет пассажирларына сылтама белән Е1.RU хәбәр итә.

«Утыртуга кергәндә болытлы һәм яңгыр булды, караңгы иде.  <…> Аннары безгә яшен сукты: каты шартлау һәм якты ут булды», — дип сөйләде шаһит.


Фикер өстәү