Татарстанда ир белән хатын бер көндә вафат булган

Бүген Алабугада ирле-хатынлы Фирсовлар вафат булды. Алар куркыныч авыруны җиңә алмаган.

Шәһәрнең мактаулы кешесе, искиткеч табиб, дистәләгән мең балага якты дөньяга аваз салырга ярдәм иткән Анна Александр кызы Фирсова һәм аның тормыш иптәше Кама буе нефтенең чишмә башында торган Евгений Петр улы Фирсов якты дөньядан китте.

Анна һәм Евгений Фирсовлар 62 ел бергә гомер иткән.

/Алабуга нуры


Фикер өстәү