Бакча йортында янгында бер кеше үлгән

Кичә 22.49 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Питрәч районы Иске Шигали авылында «Вахитовец-2» бакчачылык ширкәтендә йорт януы турында хәбәр килгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче, бер катлы агач йортны ут тулысынча чорнап алган.

23.14 сәгатьтә янгын локальләштерелгән, ә 23.22 сәгатьтә тулысынча сүндерелгән. Бакча йорты һәм якын торган автомобиль янган. Барлыгы 36 кв.метр мәйданга зыян килгән.

Янгын хәрабәләрен тикшергәндә мәет табылган. Аның шәхесен, шулай ук янгын сәбәпләрен ачыклыйлар.

 


Фикер өстәү